2016 елның 14 апрелендә, Казан шәһәрендә "КОРСТОН"да Республика конкурсында "2015 ел Хәйриячесе" исеменә лаек булучыларны тәбрикләү тантанасы булды. Чарада ТР Президенты Р.Н.Миннеханов та катнашты.
Тантанада район делегациясе дә катнашты. Делегацияне район башлыгы Фердинат Дәүләтшин җитәкләде. Бу тантанада район социаль яклау бүлеге начальнигы Рушания Әхмәдуллина, гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе мөдире Фирдәүс Морадыймова, шәхси эшмәкәр Алсу Нуруллина һәм Чирмешәннән күп балалы Сергей һәм Светлана Севастьяновлар гаиләсе дә катнашты.
Безнең районнан шәхси эшмәкәр Алсу Нуруллина "Хәйрияче - 2015" Республика конкурсында "Шәхси эшмәкәр" номинациясендә җиңүче дип табылган. Биш бала тәрбияләүче Севастьяновлар гаиләсенә савт-саба җыелмасы, 5 мең сумга сертификат һәм балаларга юлламалар тапшырдылар.