Бүген, 2016 елның 15 апрелендә Чирмешән район үзәгендә 2016 елда ятим балаларны торак белән тәэмин итү, торак төзү мәсьәләсе буенча киңәшмә буды.
Киңәшмә "Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды" Комерцияле булмаган оешманың башкарма директоры Тәлгать Абдуллин җитәкчелегендә узды. Чарага 29 районнан башкарма комитет җитәкчеләре чакырылган иде.
- "Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды" Комерцияле булмаган оешма "Ятим балаларны троак белән тәэмин итү" программасын тормышка ашыра. Программаның максаты - авыл җиренә белгечләрне кайтару, аларны эш һәм торак белән тәэмин итү. Әгәр районның ятимнәрне эш белән тәэмин итергә мөмкинлеге булса, фонд найм хокукында аларга йорт, мунча һәм сарйлар төзеп бирергә әзер, - диде Тәлгать Мидхәтович.
Чирмешән районында 2015 елда ятим балалар өчен дүрт йорт төзелде. Бу йортларның мәйданы 42 квадрат метр. Йортка коммуникация үткәрелгән, ут, газ, кайнар һәм салкын су бар. Шулай ук мунчасы һәм сараеы да бар.
Киңәшмәдән соң кунаклар әлеге йортларны карадылар, хуҗалары белән сөйләштеләр.