"Безнең мирас" тикшеренү һәм иҗади эш конкурсы

2016 елның 18 апреле, дүшәмбе

2016 елның 10 мартыннан 15 апреленә кадәр, башлангыч класс укучылары арасында, "Безнең мирас" тикшеренү һәм иҗади эш  төбәк конкурсының район этабы узды.

Конкурсның заочный турына 7 мәктәптән 42 эш тәкъдим ителде. Очный турга 18 укучы узды.  

Тикшеренү эше номинациясендә Чирмешән лицееның 4 класс укучысы Мусина Азалия  һәм Бәркәтә мәктәбенең 4 класс укучысы Миргалимов Ислам беренче булдылар.

Иҗади эш номинациясендә Лашман мәктәбенең 1 класс укучысы Газыймҗанов Нурфат беренче урында.

Җиңүчеләргә һәм призерларга мәгариф бүлегенең Дипломнарын һәм катнашкан өчен сертификатлар тапшырдылар.

Ике укучы эшләрен төбәк этабында да тәкъдим иткән. Лашман мәктәбенең 1 класс укучысы Газыймҗанов Нурфат һәм Чирмешән лицееның 4 класс укучысы Харисова Эльмира "Безнең мирас" конкурсында җиңеп бер дәрәҗә Диплом белән кайтканнар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International