Район үзәк больницасында Бөек Ватан сугышы ветераннарын хөрмәтләделәр

2016 елның 18 апреле, дүшәмбе

2016 елның 17 апрелендә район үзәк больницасында "Нык сәламәтлек" изге эшләр эстафетасына багышлап акция оештырдылар.

Бөек Җиңүнең 71 еллыгын каршылау уңаеннан, район территориясендә яшәүче сугыш ветераннары һәи инвалидлар белән очрашу үткәрделәр.

Ветераннар һәм медицина хезмәткәрләре түгәрәк өстәл артында медицина ярдәменең сыйфаты турында сөйләштеләр, фикерләрен әйттеләр. Чәй табыны артында ветераннар истәлекләре белән уртаклаштылар. Очрашу ахырында кунакларга истәлек бүләкләре тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International