Бүген, 18 апрель көнне район башлыгы Фердинат Дәүләтшин райондагы оешма җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары белән атналык киңәшмә уздырды.
Киңәшмә башында бүләкләү булды.
Аннан соң террорчылыкка каршы комиссия утырышы үткәрелде.
Республика буенча игълан ителгән санитар-экологик икеайлык барышында район халкы да актив катнаша.
Киңәшмәдә катнашучылар мәгариф һәм спорт өлкәсендәге яңалыклар, салым һәм торак коммуналь хуҗалык хезмәтләре өчен булган бурычлар, шәхси хуҗалыклардан сөт җыю һәм язгы чакырылыш барышы турында мәгълүматлар белделәр.