Чирмешән йорт-интернатында сәламәтлек көненә багышланган чара үтте. Әбиләр һәм бабайлар "Скандинав йөрүе", "Ачык һавада зарядка" спорт чараларында актив катнашты. Йорт-интернатта район үзәге больницасы врачлары да булып китте. Алар өлкәннәрнең кан басымын, кандагы шикәрне тикшерделәр, киңәшләрен бирделәр, аннан соң "Сәламәт яшәү рәвеше" темасына лекция укыдылар.