Изге эшләр көне - район үзәк больницасы хезмәткәрләре йорт-интернатта булдылар

2016 елның 19 апреле, сишәмбе

"Язгы игелек атнасы – игелекле эшләр эстафетасы #МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН" республика акциясе һәм "Дуслык көне" республика акциясе кысаларында  район үзәк больницасы хезмәткәрләре йорт-интернатта булдылар. Биредә 61 кеше яши.

Акциядә катнашучыларның артериаль кан басымнарын, кандагы шикәрне тикшерделәр, киңәшләрен бирделәр, өлкәннәргә "Олыгайгач сәламәтлекне ничек сакларга?" темасын лекция укыдылар.

Өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернаты директоры Җәүдәт Мотыйгуллин даими хезмәттәшлек һәм игътибар өчен рәхмәт белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International