Бүген, Чирмешән йорт-интернатында "Ничек донор булырга?" темасына дәрес-лекция узды.
Медицина хезмәткәрләре өлкәннәргә ничек донор булу, нинди яшьтә һәм нинди тән авырлыгында кан биреп булуы хакында сөйләделәр. Өлкәннәр ир-ат яки хатын-кыз ничә тапкыр кан бирә ала, аны кая бирергә була, үзең белән нинди документлар кирәк һәм башка сорауларга җавап таптылар.