Яшьләр донорлык өчен

2016 елның 21 апреле, пәнҗешәмбе

Россиядә һәр елның 20 апрелендә Милли донор көне билгеләп үтелә.

2016 елның 15 апрелендә  Чирмешәннең яшьгвардиячеләре беренче Чирмешән мәктәбендә кан тапшыруның мөһимлеге турында сөйләделәр.

Активистлар презентация күрсәттеләр, кан тапшырып, үз сәламәтлегеңә зыян китермичә, кемнең дә булса гомерен саклап калу мөмкинлеге турында сөйләделәр. Иң якын кан тапшыру пункты Әлмәттә булуы хакында да әйттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International