2013 елдан алып 21 апрель көнне Россиядә Җирле үзидарә көне бәйрәм ителә. Бу хактагы Указга Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин 2012 елның 10 июнендә имза салды.
Бүген Татарстанда 956 муниципаль берәмлек бар, шул исәптән 2 шәһәр округы, 43 муниципаль район, 911 җирлек, шулардан – 872се авыл җирлеге.
Җирле үзидарә – хакимиятнең ышанычлы терәге. Ул ассызыклаганча, республикада хакимиятне федеральгә, республиканыкына һәм муниципальгә бүлмиләр, чөнки һәр хакимиятнең төп бурычы – гражданнарның тормыш сыйфатын арттыру, теге яисә бу хакимият эшли торган территория өчен җаваплылык.