Бүген, 21 апрельдә, республиканың муниципаль бергәлеге ил муниципалитетлары белән бергә үзләренең һөнәри бәйрәмнәре - Җирле үзидарә көнен билгеләп үтә. Бу көнне без муниципаль берәмлек җитәкчеләрен һәм җирле хакимият белгечләрен, вәкиллекле органнар депутатларын һәм үз шәһәре, бистәсе, авылы өчен тир түгүчеләрне, муниципалитетларда яшәүчеләр катлаулы тормыш мәсьәләләрен хәл итүне һәм үз тормышлары дәрәҗәсен арттыруны ышанып тапшырган кешеләргә хөрмәт күрсәтәбез. Сезнең байлык - киңкырлы белем, зур тормыш тәҗрибәсе, тырышлык һәм җаваплылык. Бу барлык куелган максат һәм бурычларга ирешү өчен төп ачкычлар.
Хөрмәтле җирле үзидарә хезмәткәрләре һәм ветераннары! Сезне һөнәри бәйрәмегез - Җирле үзидарә көне белән тәбрик итәм. Бүгенге бәйрәм көнендә җирле үзидарә органнары хезмәткәрләренә нык сәламәтлек, бетмәс дәрт, авыр эшләрендә һөнәри уңышлар, яхшы хезмәт өчен хөрмәт телим!
ТР Чирмешән муниципаль районы башлыгы Фердинат Дәүләтшин.