2016 елның 21 апрелендә, музей хезмәткәрләре татар халык язучысы Габдулла Тукай хөрмәтенә чара үткәрделәр. Чарада "Ландыш", "Чишмәкәй" балалар бакчаларыныда тәрбияләнүчеләр һәм Утыз Имән мәктәбе укучылары катнашты. Балалар шигырьләр сөйләделәр, җырладылар, конкурста катнаштылар.
Туган як тарихы музее игълан иткән рәсем конкурсына Тукай әсәрләренә ясалган 30 дан артык эш тәкъдим ителде. Җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды.