2016 елның 21 апрелендә Чирмешән муниципаль районы башкарма комитетының чираттагы утырышы булды. Утырышта мәктәп директорлары,балалар бакчалары мөдирләре, авыл мәдәният йортлары директорлары, авыл җирлеге башлыклары, газ, электр, коммуналь хезмәтләр җитәкчеләре, райпо рәисе катнашты.
Көн тәртибенә ике сорау кертелде:
1. 2016 елның 1 кварталы йомгаклары буенча районның сәүдә нокталарында алкоголь продукциясен сату һәм спиртлы эчемлекләрнең законсыз әйләнешен туктату алымнары турында.
2. Бюджет оешмаларының электр энергиясен, газны куллану һәм экономияләү турында.
Бу сораулар тикшерелеп, карар чыгарылды.