2016 елның 1 кварталында Татарстан Республикасы Чирмешән муниципаль районында алкоголь продукциясен ваклап сату

2016 елның 22 апреле, җомга

2016 елның 21 апреленә алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, Чирмешән районында 25 оешма 74 ноктадан алкоголь продукциясен  берәмләп сата (Чирмешән авылында - 23, авылларда - 51).

Шуларның 35се райпога карый (47%),  31 сәүдә ноктасы комерцияле оешмаларныкы (42%), 8 кибет "Татспиртпром"ныкы (11%).

Январь-март айларында сатылган спиртлы эчемлекләр буенча районда районда бер кешегә 2,7 литр  туры килә, бу үткән елның шул чоры белән чагыштырганда 25%ка күбрәк.

Чагыштыру өчен:

Аксубай районында - 1,7 литр;

Әлмәт районында -3,9 литр;

Яңа Чишмә районында - 3,3 литр;

Нурлат районында - 2,6 литр;

(республика буенча уртача - 3,33 литр).

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International