Кичә, 2016 елның 22 апрелендә, район мәдәният йортында РФ Дәүләт Думасына депутатлыкка кандидатлар Чирмешән районы сайлаучылары белән очрашты.
Очрашуда депутатка кандидатлар: Бөгелмәдән Рамил Исхаков, ТР Премьер-министр урынбасары - ТР промышленность һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, аграр мәсьәләләр Комитеты рәисенең беренче урынбасары, РФ Дәүләт Думасы Федараль собраниясенең VI чакырылыш депутаты Айрат Хәйруллин, район башлыгы Фердинат Дәүләтшин, район активы, авыл җирлекләре башлыклары, оешма җитәкчеләре, укытучылар катнашты. Чараны Татарстан Төбәк оештыру комитеты рәисе Илшат Әминов алып барды.
Депутатка кандидатлар үз программалары белән таныштырды, сорауларга җаваплар бирделәр.