21 апрельдә Россиядә Җирле үзидарә көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан 19 апрельдә ТР Дәүләт Советының Кече залында, һөнәри бәйрәмнәре алдыннан, 2015 елгы эшчәнлек күрсәткечләре буенча Татарстан муниципалитетларының иң яхшы хезмәткәрләре билгеләп үтелде. Тантанада, аерым алганда, “Муниципаль идарә өлкәсендә иң яхшы хезмәткәр”, “ТР муниципаль берәмлекләрендә иң яхшы иҗтимагый инициатива” һәм “Массакүләм мәгълүмат чараларында җирле үзидарә темасын яктырту”га республика конкурслары лауреатлары бүләкләнде.
Җиңүчеләргә дипломнарны, Рәхмәт хатларын, гөлләмәләрне һәм акчалата премияләрне ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, ТР муниципаль берәмлекләре советы рәисе Минсәгыйть Шакиров, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары – Территорияләр белән эшләү идарәсе башлыгы Илнур Гарипов тапшырды. Чарада шулай ук ТР Президент Аппараты, ТР парламенты, ТР Министрлар Кабинетының җаваплы хезмәткәрләре катнашты.
Искәртеп үтик: әлеге республика конкурслары ТР Муниципаль берәмлекләре башлангычы һәм ТР Президенты ярдәме белән белән 2006 елдан бирле үткәрелә. Дүртенче ел рәттән бәйгеләрне уздыруга РФ Дәүләт учреждениеләре хезмәткәрләре һәм җәмгыятькә хезмәт күрсәтүчеләр профсоюзының Татарстан республика оешмасы да булышлык күрсәтә.
Ике номинациядә Чирмешән районыннан да лауреатлар бар:
“Икътисад, финанслар һәм җирдән файдалану” номинациясендә финанс-бюджет палатасы рәисе Шәүкәт Гатинга лауреат дипломы тапшырылды.
“Авыл һәм шәһәр җирлекләрендә иң яхшы иҗтимагый инициатива” номинациясендә Бәркәтә авыл җирлеге башлыгы Гөлфәния Гайнанова лауреат дипломына ия булды.
Җиңүчеләргә һәм лауреатларга ТР муниципаль берәмлекләр Советының махсус дипломнары, акчалата премия һәм бүләкләр тапшырылды.