Бүген Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрында татар теле һәм әдәбияты буенча IV халыкара олимпиада җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды. Әлеге чарада ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, ТР Премьер-министры урынбасары — ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, республика парламентының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр буенча комитеты җитәкчесе Разил Вәлиев, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров, КФУның филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институты директоры Рәдиф Җамалетдинов һ.б. рәсми затлар катнашты.
Олимпиаданың финалында 500 укучы чыккан. Алар арасында Татарстанның төрле районнарыннан, Россиянең 12 төбәгеннән, Япония, Канада, Франция, Австралия, Таҗикстан, Казакъстан, Төркия, Үзбәкстан, Бельгия, Кыргызстан, Азербәйҗан кебек илләрдән дә катнашучылар булган.
Чирмешән лицееның 8 класс укучысы Надежда Захарова рус телле укучылар төркемендә өченче урын алган.
Котлыйбыз!