Бүген, 2016 елның 25 апрелендә район башлыгы Фердинат Дәүләтшин оешма җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары катнашында атналык киңәшмә үткәрде.
Киңәшмә бүләкләүләрдән башланып китте.
Терроризмга каршы комиссия утырышы уздырылды, май бәйрәмнәрен куркынычсыз үткәрү турында сөйләштеләр.
Киңәшмәдә катнашучылар мәгариф, мәдәният өлкәсендәге яңалыклар, матбугат басмаларына язылу барышы, шәхси хуҗалыклардан сөт җыю, язгы чакырылыш барышы белән таныштылар.