Чирмешән районында, мәктәп яны тәҗрибә участокларында эшне оештыру буенча, директорларның семинары булды

2016 елның 25 апреле, дүшәмбе

2016 елның 19 апреленнән 22 апреленә кадәр, мәктәп яны тәҗрибә участокларында эшне оештыру буенча, кустларда семинар булды. 16 апрельдә барлык мәктәпләрдә дә өмәләр үткәрелде. Бу көнне җимеш агачлары агартылды, Иске Кади һәм Иске Элмәле мәктәпләрендә суган һәм кишер утыртырга да өлгергәннәр.

Ивашкино мәктәбе эшне иң яхшы оештыручы булып танылды. Аларның теплицаларында петунияләр чәчәк атып утыра, сатуга 600 төп помидор һәм 400 төп баллы борыч әзерләгәннәр.

Туймәт мәктәбе 2015 елда  14 мең сумлык суган саткан, быел аның мәйданын зурайтырга планлыйлар.  Помидор һәм татлы борыч үсентеләре сатып та байтак керем алганнар.

Быел Бәркәтә мәктәбе бөтен районны чәчәк үсентеләре белән тәэмин итә ала. Сату өчен генә дә 4000 төп төрле чәчәк үсентеләре, 200 төп помидор һәм 100 төп татлы борыч үстергәннәр.

Шешминка мәктәбе 10 мең сумлык үсентеләрен сатырга да өлгергәннәр, бу акчага сортлы алама агачлары, чия һәм карлыган куаклары да алганнар. Искекотышлылар рассада саткан акчага теплицалары өчен пленка юллаганнар.

Бюджеттан тыш эшчәнлек начар оештырылган мәктәпләр дә бар. Лашман Иске Үтәмеш, Түбән Кәминкә мәктәпләре директорларына  бу юнәлештә ныклап эшләргә киңәш иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International