“Туган як җәүһәрләре” халык иҗатының район бәйге – фестиваленең   Гран – приена Утыз Имән авыл мәдәният йорты (директоры – Рушания Әминова) лаек булды

2016 елның 26 апреле, сишәмбе

Авыл мәдәният йортлары үзешчән сәнгать коллективлары арасында беренче урынны Бәркәтә мәдәният йорты (директоры - Сирин Шәйхетдинова) яулады.  Иске Үтәмеш (директоры – Резеда Галиева) һәм Кармыш (Ильяс Мөбирдин) мәдәният йортлары икенче урынны бүлеште. Иске Элмәле (директоры – Вера Захарова) һәм Туймәт (Ралия Бәдретдинова)  мәдәният йортлары өченче урында.

Район үзәгендәге оешмалар һәм учреждениеләр арасында да җиңүчеләр билгеләнде. Беренче дәрәҗә Диплом һәм кыйммәтле бүләк белән район үзәгенең  “Әкият” балалар бакчасы (мөдире – Зөлфия Әхмәтҗанова) һәм Чирмешән җирлекара үзәк китапханәсе (директоры - Рузилә Минхәерова) бүләкләнде. Чирмешән лицее (директоры - Марат Могыйзов) һәм 1нче Чирмешән мәктәбе (директоры – Виктор Плотников) икенче һәм өченче урыннарда. 
Иҗат бәйгесендә  җиңүчеләрне “Гаилә ансамбле”, “Иң яхшы хор”, “Вокал – соло”, “Хореография”, “Иң матур биюче”, “Сәнгатьле сөйләм”, “Вокаль ансамбле”, “Иң яхшы фольклор коллектив”, Конферанс”, “Музыкаль бизәлеш һәм аккомпониатор”, “Автор башкаручы” һәм “Авылда мәдәниятне үстерүгә өлеш керткәне өчен” номинацияләрендә бүләкләделәр. Ике көнгә сузылган гала – концертта барлыгы 833 кеше үз сәләтен  күрсәтте.
Барлык җиңүчеләргә Дипломнар һәм истәлек бүләкләре тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International