24-26 апрель көннәрендә Казанда IV Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумы узды. Бу форумда безнең районнан "Ак калфак" бүлекчәсе активистлары - мәгариф бүлеге методисты Җәмилә Мотыйгуллина, Югары Кәминкә авыл мәдәният йорты директоры Лилия Хөснуллина, Югары Кәминкә авылы китапханәчесе Рабига Фәтыйховалар катнашты. Чарада барлыгы 500ләп делегат катнашты.
Форум татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 130 ел туу уңаеннан оештырылды.
26 апрель көнне Казан ратушасының Колонналар залында узган калфак туе форумның иң матур өлеше булды, дип хәбәр итте Лилия Хөснуллина.
Форум дөнья хатын-кызларына үзара аралашырга, фикер алышырга, тәҗрибә уртаклашырга мөмкинлек бирде. Кунаклар Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулуга багышланган чарада да катнаштылар.