Район үзәк больницасы хезмәткәрләре Чернобыль вакыйгасында катнашучылар белән очраштылар

2016 елның 27 апреле, чәршәмбе

2016 елның 26 апрелендә район үзәк больницасы хезмәткәрләре Чернобыль вакыйгасында катнашучылар белән очраштылар. Үзәк китапханәдә узган чарага район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсәләләр буенча  урынбасары Долгополова Р.Ш. да чакырылды.

Чара Чернобыль катастрофасында хәлак булучыларны искә алудан башланды. Долгополова Р.Ш.  Чернобыль геройларына рәхмәтләрен җиткерде, сәламәтлек теләде. Шулай ук район үзәк больницасы врачлары да үзләренең рәхмәтләрен белдерде. Чара ахырында канакларга бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International