14 яшь тулган 41 райондашыбызга тантаналы шартларда паспортлар тапшырдылар.
Мондый чараның 9 май – Җиңү көне алдыннан мемориаль үзәктә оештырылуы тирән мәгънәгә ия. Әүвәл биредә яшүсмерләр һәм аларның әти – әниләре өчен экскурсия оештырдылар, үзәк хезмәткәрләре балаларны танылган якташларыбыз белән таныштырдылар, район халкының Җиңүгә керткән өлеше турында сөйләделәр.
-Шундый көннәрдә нәкъ мемориаль үзәктә паспорт алу аеруча дулкынландыргыч мизгел. Сезнең күңелләрдә бу вакыйга озак сакланыр дип уйлыйм. Республикабызның, районыбызның лаеклы шәхесләре булып калуыгызны телим, - диде әлеге мөһим документны укучыларга тапшырган муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рәмзия Долгополова.