2016 елның беренче кварталында диспансерлаштыру узган 1011 кешенең унысында рак булуга шик туган һәм алар онкодиспансерга тикреренүгә җибәрелгән.
2013 елдан башлап өч елга бер диспансерлаштыру үтү мәҗбүри.
2016 елда диспансерлаштыру үтәргә тиешле өлкәннәрнең яшь категориясе (1995, 92, 89, 86, 83, 80, 77, 74, 71, 68, 65, 62, 59, 56, 53, 50, 47, 44, 41, 38, 35, 32, 29, 26, 23, 20, 17 елгылар).
2016 елда районда 3288 кеше диспансер тикшерүе, шул исәптән 1269 хатын-кыз маммография үтәргә тиеш. Үткән ел тикшеренгән 1034 хатын-кызның 412сендә төрле тайпылышлар табылган.