Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулыга багышланган бәйрәм чарасы

2016 елның 28 апреле, пәнҗешәмбе

26 нчы апрель  көнне Чирмешән район мәдәният йортында бик зур чара – татар халкының Бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулуга багышланган әдәби – музыкаль кичә үткәрелде. Мәдәният йортына килеп керү белән Тукай шигырьләре яңгырап тора. Бәйрәмчә бизәлгән сәхнәдә Г. Тукай портреты. Башта тамашачылар “Габдулла Тукайның мөгаллимлек эшчәнлеге”” – дигән темага доклад тыңладылар. Ә аннан соң кичә Тукай әсәрләре буенча куелган инсценировкалар, Тукай сүзләренә язылган җырлар – биюләр һәм шигырьләр белән үрелеп барды. Шушы кичәдә районыбызда татар телен һәм мәдәниятын үстерүдәзур өлеш керткән:

  • “Безнең Чирмешән” – район газетасы фотокорреспонденты Гамирова Кадрия Габбас кызына, Лашман авылы китапхәнәчесе Талипова Мәдинә Шәфигулла кызына, Кармыш авылы гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Юнысова Фирүзә Хәмзә кызына Габдерәхим Утыз Имәни исемендәге район премиясе тапшырылды.

Кичә Габдулла Тукай сүзләренә язылган “Туган тел” җырын барлык тамашачылар белән берлектә җырлау белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International