Производствода хезмәт куркынычсызлыгы

2016 елның 29 апреле, җомга

Бүген, 2016 елның 29 апрелендә, район Советының утырышлар залында  авыл җирлекләре башлыклары, төзүче һәм подрядчы оешмалар җитәкчеләре катнашында семинар үткәрелде. Семинарда район башкарма комитет җитәкчесе урынбасары вазифаларын башкаручы Минһаҗев И.М. "Производствода хезмәт куркынычсызлыгы" темасына чыгыш ясады.

Районда атна саен, 2016 елда төзелеш эшләре баручы объектларда, урында ук координацион совет утырышы уза. Эш урынында  имгәнү очраклары булдырмау максатында төзелеш оешмаларында түбәндәге чаралар үткәрелде:

-төзелеш объектларында хезмәт куркынычсызлыгын үтәүгә багышланган семинарлар уздырылды;

-эш урынында бәхетсезлек очракларын кисәтү, хезмәт куркынычсызлыгы проблемаларына бәйле сораулар буенча эш үткәрелде;

-оешма җитәкчеләренә эшчеләрне хезмәт куркынычсызлыгы кагыйдәләренә өйрәтергә кирәклеге хакында исләренә төшерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International