"Конституция балалар күзлегеннән" балалар рәсеме конкурсы

2016 елның 4 мае, чәршәмбе

2016 елның 27 апреленнән 1 маена кадәр "Конституция балалар күзлегеннән" балалар рәсеме конкурсының муниципаль этабы узды.

Конкурска 16 мәгариф оешмасыннан 48 эш тәкъдим ителде. Конкурсны оештыручылар 28 апрельдә конкурска йомгак ясадылар һәм җиңүчеләрне мәгариф бүлегенең Мактау грамаоталары белән бүләкләргә дигән карара чыгардылар.

Балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр (5-7 яшьлек) арасында:

1 урын - Леонтьева Екатерина (җитәкчесе Аютова Н.М., Әккәрәй балалар бакчасы).

1-4 класс укучылары (7-11 яшьлек)  арасында:

1 урын - Әсәдуллина Румия (җитәкчесе Нуруллина З.М., Туймәт мәктәбе).

5-9 класс укучылары (11-15 яшьлек) арасында:

1 урын - Шиһапов Инсаф (җитәкчесе Шәрифуллина Р.В., Туймәт мәктәбе).

Җиңүчеләрнең эшләре Татарстан Республикасының Конституция судына җибәрелә. 18 майдан соң җиңүчеләрнең исемлеген аларның сайтында күрергә була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International