Көннең болытлы булуына карамастан, үзәк китапханә хезмәткәрләре, парклар һәм скверлар сезонын ачу көнендә ачык һавада уку залы оештырдылар. Балалар рәсем конкурсында катнаштылар, шахмат, шашка уйнадылар. Өлкәннәр, бик теләп, китаплар белән таныштылар.