5 майдан 20 майга кадәр республикада янгынга каршы аерым режим кертелә

2016 елның 5 мае, пәнҗешәмбе

 Бу чорда ачык утта - учак һәм мангалларда ризык (шашлык дип тә аңлыйк) әзерләү тыела.
Аерым режим вакытында чүп-чар, коры үлән яндырырга, пиротехник эшләнмәләр кулланырга ярамый. Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозган өчен, аерым кешеләргә 2 меңнән 4 мең сумга кадәр, вазифаи затларга 30 меңнән 40 мең сумга кадәр, юридик затларга 400 меңнән 500 мең сумга чаклы ук штраф салырга мөмкиннәр. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International