Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 71 еллыгы уңаеннан оештырылган тантаналы чарага өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернатына кунаклар килде

2016 елның 5 мае, пәнҗешәмбе

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 71 еллыгы уңаеннан оештырылган тантаналы чарага өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернатына кунаклар -  Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Рәис Сөләймановның  ярдәмчесе Игорь Анохин,  Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Рөстәм Хәлимовның ярдәмчесе Рузил Шәймардановлар килде.

Чарада сугыш ветераннарының тол калган хатыннарына һәм тыл хезмәтчәннәренә район башлыгы Фердинат Дәүләтшин исеменнән һәм  депутат ярдәмчеләре үзләренең бүләкләрен тапшырдылар. Район социаль яклау бүлеге начальнигы Рушания Әхмәдуллина биредә яшәүче  һәр өлкән кешегә күчтәнәчләр өләште.

Депутатлар  йорт-интернатта капиталь ремонт үткәрүдә һәм җиһазлар алуда ярдәм иттеләр. Өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернаты коллективы һәм монда яшәүчеләр депутатларга бик рәхмәтле.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International