Хатимә апа үзенең 90 яшьлек юбилеен якыннар - кызлары, оныклары, туганнары янәшәсендә каршылый. Аны юбилее белән котларга район башлыгы урынбасары Миләүшә Батыршина, район социаль яклау бүлеге начальнигы Рушания Әхмәдуллина һәм Лашман авыл җирлеге башлыгы Рәвкать Фәттахов килде.
Миләүшә Тәүфыйковна Хатимә Миһман кызына Россия Президенты В.В.Путинның котлау хатын һәм район башлыгы Фердинат Дәүләтшин исеменнән котлаулар җиткерде, бүләк тапшырды, юбилярга исәнлекле озын гомер теләде.