Чирмешәндә Бөек Җиңүнең 71 еллыгына  багышланган җиңел атлетика ярышлары узды

2016 елның 6 мае, җомга

2016 елның 5 маенда Чирмешән  кадет мәктәп-интернаты, Бөек Җиңү бәйрәменә  багышлап, дүртенче тапкыр, җиңел атлетика ярышлары уздырды.

Ярышларда 10 мәктәптән (Әккәрәй, Иске Кади, Иске Элмәле, Ульяновка, Кармыш, Түбән Кәминкә, Югары Кәминкә, Кара Чишмә, Иске Котыш) 160 укучы катнашты.

Үз яшь категорияләрендә түбәндәге укучылар җиңүче булды:

Бодрягин Сергей -  Иске Элмәле мәктәбе;

Шерматова Ангелина - Иске Элмәле мәктәбе;

Чалин Андрей - Әккәрәй мәктәбе;

Сумина Виолетта - Ульяновка мәктәбе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International