Чирмешән муниципаль районында Җиңү Парады узды

2016 елның 9 мае, дүшәмбе

Бүген Чирмешән урамнарында һәм мәйданнарында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 71 еллыгына багышланган бәйрәм чаралары уза.

10 сәгатьтә, Билгесез солдат һәйкәле янында митинг башланып китте.  Район башлыгы Фердинат Дәүләтшин ветераннарны, тыл хезмәтчәннәрен һәм барлык чирмешәнлеләрне бәйрәм белән тәбрик итте.

Чарада Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты дәүләт ветеринария идарәсе җитәкчесе урынбасары Айрат Гәрәев та катнашты, ул ТР Президенты Рөстәм Миннехановның котлауларын җиткерде.

Митингтан соң бәйрәм концерты башланды.

14 сәгать 30 минутта "Үлемсез полк" акциясе уза.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International