Чирмешән районы "Үлемсез полк" акциясенә кушылды

2016 елның 10 мае, сишәмбе

Чирмешән районы халкы "Үлемсез полк" маршында катнашып, район үзәге урамнарыннан үттеләр. Акциядә катнашучылар кулларына  үзләренең кардәшләре -  Бөек Ватан сугышы ветераны, тыл хезмәтчәне, сугыш чоры балаларының фоторәсемнәрен тотып атладылар.

Акциядә 1500ләп кеше катнашты. "Үлемсез полк" маршында район башлыгы урынбасары Миләүшә Батршина, башкарма комитет җитәкчесе  вазифаларын башкаручы Илнар Минһаҗев,  Совет һәм башкарма комитет хезмәткәрләре дә катнашты.

Без аларны мәңге хәтердә сакларбыз. Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый! Без сезнең алда баш иябез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International