Атналык киңәшмә

2016 елның 10 мае, сишәмбе

Бүген, 2016 елның 10 маенда район башлыгы Фердинат Дәүләтшин оешма җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары катнашында атналык киңәшмә үткәрде.

Киңәшмә башында,  2016 елның 1 мартыннан 30 апреленә кадәр, иң күп макулатура җыючы укучыларны бүләкләделәр.

Киңәшмәдә катнашучылар мәгариф, мәдәният өлкәсендәге яңалыклар, матбугат басмаларына язылу барышы, шәхси хуҗалыклардан сөт җыю, язгы чакырылыш барышы белән таныштылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International