2016 елның 25 апрелендә Лашман урта мәктәбенең 9 класс укучысы Вафин Рәсимгә уктан ату буенча "Спорт мастерына кандидат" исеме бирелде.
Бу вакыйга уңаеннан, 12 майда район яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы Әнис Гатауллин Рәсимне котлап күкрәк билгесен кадады һәм котлады. Шулай ук 2 һәм 3 дәрәҗә спорт разрядлары тапшырдылар: уктан ату буенча Билалов Тимербулат - 2 разряд, Миһманова Ләйсән- 3 разряд, йөзү буенча Билалов Тимербулат - 3 разряд, Газыймҗанова Рания - 3 разряд, Миһманова Ләйсән - 3 разряд.
Укучыларда спортта уңышлар телибез!