14 майда Югары Кәминкә мәдәният йорты һәм авыл китапханәсе хезмәткәрләре яшь укытучылар һәм 9 класс укучылары арасында "Яшьләрнең сайларга хокуклары бармы һәм аларның сайлауларга мөнәсәбәте" темасына тест-сорашу үткәрделәр.
Сораштыруларның нәтиҗәләреннән күренгәнчә, күпчелек сайлау алды компаниесе белән кызыксына һәм сайлауларда һәркем катнашырга тиеш, дип саный.