"Бердәм Россия" яшьгвардиячеләре активистлары агач утырту акциясенә кушылдылар. 14 май көнне алар яшьләр бүлеге, район урман хуҗалыгы, өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернаты хезмәткәрләре белән берлектә, йорт-интернат янындагы паркта 50 төп тирәк һәм 71 төп корыгач үсентесе утырттылар.