Атналык киңәшмә

2016 елның 16 мае, дүшәмбе

Бүген, 2016 елның 16 маенда район башлыгы Фердинат Дәүләтшин оешма җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары катнашында атналык киңәшмә үткәрде.

Киңәшмә бүләкләүләрдән башланды.

1. Районның социаль-икътисади үсешенә керткән өлеше, намуслы һәм нәтиҗәле хезмәте өчен,  күп еллар районда җитәкче урыннарда эшләгән пенсионер Фоат Бикбов район башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

2. Татар теле һәм әдәбияты буенча республика олимпиадасында югары үрләр яулаган өчен, Лашман урта мәктәбенең 11 класс укучысы Рания Газыймҗановага район башлыгының Рәхмәт хаты тапшырылды.

Киңәшмәдә катнашучылар мәгариф, мәдәният өлкәсендәге яңалыклар, матбугат басмаларына язылу барышы, шәхси хуҗалыклардан сөт җыю, язгы чакырылыш барышы белән таныштылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International