2016 елның 14 маенда өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернаты "Урман утырту көне" акциясендә катнашты. Акциядә район социаль яклау бүлеге начальнигы Рушания Әхмәдуллина, яшьгвардиячеләр, район урман хуҗалыгы, өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернаты хезмәткәрләре һәм интернат директоры Җәүдәт Мотыйгуллин да катнашты. Йорт-интернат янындагы паркта 50 төп тирәк һәм 71 төп корыгач үсентесе утырттылар.