Утырышта Муниципаль берәмлекләр Советы рәисе Минсәгыйт Шакиров, Татарстан Республикасы Президенты территорияләр белән эшләү буенча идарәсенең өлкән киңәшчесе Илнур Шакиров катнашты. Шулай ук утырышта район Советы һәм башкарма комитет хезмәткәрләре, палата рәисе, район прокуроры һәм судьясы, Чирмешән районы буенча полиция бүлекчәсе начальнигы, район оешмалары җитәкчеләре дә катнашты.
Утырышта көн тәртибенә кертелгән сораулар тикшерелде, карарлар кабул ителде.
Фаяс Минһаҗев Чирмешән муниципаль районының башкарма комитет җитәкчесе итеп билгеләнде.