Майның өченче якшәмбесе дөньяда "СПИДтан үлүчеләрне искә алу көне" буларак билгеләп үтелә. 2016 елда ул 15 майга туры килде.
Чирмешән өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернатында "СПИДтан үлүчеләрне искә алу көне" акциясе үтте, медицина блогы хезмәткәре лекция укыды. Биредә яшәүчеләр медицина блогы хезмәткәрләре белән берлектә плакат ясадылар.