Район үзәк китапханәсе хезмәткәрләре өлкәннәр һәм инвалидлар йортында "Тукайның саф мәхәббәте" исемле әдәби сәгать үткәрделәр һәм биредә тәрбияләнүчеләрнең сораулары буенча китаплар бирелде. Аннан соң китапханәчеләр Кузьминнар гаиләсен Гаилә көне белән тәбрик итеп, бүләк тапшырдылар.