Бүген, 18 майда Халыкара музейлар көнендә мемориаль үзәктә "Музейлар төне" исемле чара үтте. Бу чара мәңгелек кыйммәтләрне тудырган Фролов Николай Сергеевичка багышлап оештырылды. "Музейлар төне"ндә чирмешәнлеләр, Шентала районыннан, Түбән Кама шәһәреннән килгән кунаклар, кадет мәктәп-интернаты укучылары катнашты. 23 сәгатькә кадәр дәвам иткән бу чара кунакларга бик ошады.