2016 елның 18 маенда оештыру комитеты татар халкының милли бәйрәме - Сабантуйга әзерлек буенча киңәшмә үткәрде.
Милли бәйрәм район үзәгендә 2016 елның 5 июнендә оештырыла.
Киңәшмәдә түбәндәге сораулар каралды:
-автомобильләр өчен туктау урынын оештыру;
-бәйрәм барышында куркынычсызлыкны тәэмин итү;
-концерт программасын әзерләү;
-сәүдә нокталарын һәм балалар аттракционнарын оештыру;
-спорт уеннарын оештыру;
-Сабантуй мәйданын төзекләндерү һәм башкалар.