"Нечкәбил" матурлык һәм гаилә республика конкурсы

2016 елның 20 мае, җомга

"Нечкәбил" конкурсы Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче балалы гаиләләр өчен ачык конкурс. Конкурста катнашкан гаилә  эчке мәдәниятларын, гаилә кыйммәтләрен һәм башкаларны күрсәтә ала.

Конкурсның сайлап алу тура 2016 елның 1 июнендә старт ала.

"Нечкәбил" XII Республика  конкурсында катнашуга заявкалар (843)205-58-09 телефоны аша яки  nechkebil@yandex.ru электрон адресы буенча кабул ителә.

Сайлап алу турының графигы:

1-3 июньдә "Казан шәһәрендә "Казан Ярминкәсе" үзәгендә;

16 июньдә Буа шәһәре, "Мәдәниятны үстерү үзәге". Районнар: Апас, Буа, Югары Ослан, Чүпрәле, Кайбыч, Кама Тамагы, Тәтеш.

17 июньдә Алексеевск поселогында, район мәдәният йортында. Районнар: Аксубай, Алексеевский, Әлки, Лаеш, Яңа Чишмә, Нурлат, Балык Бистәсе, Спас, Чистай.

22 июньдә Яр Чаллы шәһәре, "Эврика" шәһәр мәдәният үзәгендә. Районнар: Әгерҗе, Актаныш, Алабуга, Зәй, Мамадыш, Менделеевск, Минзәлә, Мөслим,Түбән Кама, Тукай, Яр Чаллы шәһәре.

23 июньдә Азнакай шәһәре, район мәдәният йорты. Районнар: Азнакай,Әлмәт, Баулы, Бөгелмә, Лениногорск, Сарман, Чирмешән, Ютазы.

29-30 июньдә  Казан шәһәре, "Казан" гаилә үзәге, республиканың барлык районнары.

Конкурс турында тулырак белешмә www.nechkebil.ru сайтында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International