2016 елның 20 маенда ТР Чирмешән муниципаль районының балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссия утырышы узды.
Көн тәртибе:
1. Административ эшләрне карау.
2. Гомум профилактик сорауларны тикшерү.
3. Район торак пунктларына чыгу.
Утырышны балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссия рәисе урынбасары Долгополова Р.Ш. алып барды.
Утырышта бер административ эш һәм 5 ходатайство тикшерелде.
Гомумпрофилактик сораулар буенча район мәдәният йорты директоры Маркова Ольга Владимировна, Иске Кади авыл мәдәният йорты директоры Шамилов Әхтәм Солтан улы, үзәкләштерелгән китапханәләр челтәре методисты Мортазина Светлана Евгеньевналар чыгыш ясады.
Гаиләләрнең торак шартларын тикшерү максатында Чирмешән, Казанка, Кара Чишмә авылларына рейдлар үткәрелде.