Оркыя Зәки кызын юбилее белән котларга район башлыгы урынбасары Миләүшә Батыршина, район социаль яклау бүлеге начальнигы Рушания Әхмәдуллина, Лашман авыл җирлеге башлыгы Рәвхать Фәттахов, Лашман авыл җирелеге башкарма комитеты җитәкчесе Сания Гыйльмановалар килде.
Миләүшә Тәүфыйк кызы Россия Президенты В.В.Путин исеменнән җибәрелгән котлау хатын укыды, юбилярны район башлыгы Фердинат Дәүләтшин исеменнән котлады һәм истәлек бүләге тапшырды.
Оркыя апа бик аралашучар , әле дә шаяртырга ярата. Ул гомере буе ремонт-техника станциясендә төрле эшләр башкарган. Якташыбыз тормышка чыкмаган, балалары да юк. Оркыя апа өйдәге бөтен эшләрне үзе башкара, бакчасына үзенә җитәрлек бәрәңгесен дә, кишер, суганын да утырткан.
-Туганнарым калмады диярлек, - ди Оркыя апа. -Барлык шатлыгым туганымның балалары, бүген дә иртән үк кайтып котладылар.