Мәгъзүмә Минсафа кызын юбилее белән котларга район башлыгы урынбасары Миләүшә Батыршина, район социаль яклау бүлеге начальнигы Рушания Әхмәдуллина, Иске Кади авыл җирелеге башкарма комитеты җитәкчесе Миләүшә Кәлимуллиналар килде.
Миләүшә Тәүфыйк кызы Россия Президенты В.В.Путин исеменнән җибәрелгән котлау хатын укыды, юбилярны район башлыгы Фердинат Дәүләтшин исеменнән котлады һәм истәлек бүләге тапшырды, Мәгъзүмә апага исәнлекле гомер теләде.
1928 елда Иске Кади авылыннан дүрт гаилә яңа урынга йорт салып чыга, берсе Мәгъзүмә апалар гиаләсе була. Менә шулай Якты Тау авылына нигез салына. Акырынлап башка гаиләләр дә бирегә күченә.
-Әнинең монда күченәсе килми, ә әти сүзендә нык тора. Монда җирләр күп, мал асрарга мөмкинлекләр бар, - дип искә төшерә ул елларны юбиляр. - Без биредә малларны күп асрадык.
Мәгъзүмә апа гомере буе колхозда эшли, авырлыкларны күп күрә. Инде күзләре күрмәсә, аяклары йөрмәсә дә, янәшәсендә якыннары булганга куана, Аллага бик рәхмәтле.