Бүген, 2016 елның 16 маенда район башлыгы Фердинат Дәүләтшин оешма җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары катнашында атналык киңәшмә үткәрде.
Киңәшмә терроризмга каршы комиссия утырышы белән башланып китте, татар халкының милли бәйрәмен үткәргәндә куркынычсызлыкны тәэмин итү турында сөйләштеләр. Кайбер җитәкчеләрнең чыгышлары тыңланды, тиешле карарлар кабул ителде.
Киңәшмәдә катнашучылар мәгариф, мәдәният өлкәсендәге яңалыклар, , шәхси хуҗалыклардан сөт җыю, язгы чакырылыш барышы белән таныштылар.